“Авыл укытучысы” программасының беренче катнашучылары әнә шундый өстәмә бонуслар алачак.
Әстерхан өлкәсендә “Авыл укытучысы” программасының беренче катнашучылары федераль бюджеттан акча гына түгел, ә муниципаль хакимияттән торак, автомобиль, ил курортларында ял итү өчен юллама яки югары хезмәт хакы рәвешендә өстәмә бонуслар да алачак. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Виталий Гутманга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Анда әйтелүенчә, 2020 елда өлкәнең программада катнашу квотасына 15 кеше керәчәк. Авылда педагоглар җитмәү сәбәпле, өстәмә бонуслар эшләү һәм өстәмә финанслау турында карар кабул ителгән.
Өлкәнең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, төбәк урыс һәм инглиз телләре, математика, әдәбият, физика һәм информатика укытучыларына аеруча мохтаҗлык кичерә.
Билгеле булуынча, күптән түгел Русия Мәгариф министрлыгы “Авыл укытучысы” программасында катнашу өчен гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.