Бушлай урыннарның 70 процентка кадәр артуы көтелә.
Башкортстанның югары уку йортларындагы бюджет урыннары саны 17,6 меңгә кадәр артырга мөмкин. Бу Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасында яңгыраган федераль бюджеттан чаралар ярдәмендә бушлай белем алу мөмкинлеген тәэмин итү йөкләмәсе нигезендә тормышка ашырыла.
2020-21 уку елына республика Хөкүмәте тарафыннан нәкъ менә шундый сан (17 605) соратылган иде, һәм хәзер бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга мөмкин, диде вице-премьер Фәнүр Ягафәров “Мәгариф сәгате”ндә.
Агымдагы уку елында республикада 10 191 бюджет урыны булса, киләсе елда 11 264 урын расланган. Билгеле булуынча, вузларда бушлай урыннар илнең алты төбәгендә генә арткан. Нигездә, алар әйдәп баручы өч вузга: БДУга (574), УДНТУга (294) һәм УДАТУга (185) бүленгән.
Төбәкнең 11 югары уку йортында һәм 24 филиалында 100,7 мең уку урыны бар, шуларның 51,2 меңе — көндезге уку формалары.
УДНТУда түләүле уку бәясе елына 105-200 мең сум, УДАТУда — 84-165 мең, БДПУда — 100-112 мең, БДАУда — 90-160 мең, БДМУда 120-171 мең сум (чит ил кешесе өчен 250 мең сум) тәшкил итә.