Өстәмә түләүләр 2020 елның 1 сентябреннән кертелә.
Башкортстанда 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү арта. Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасында әйтелгән карар буенча, федераль бюджеттан аларның һәрберсенә 5 мең сум өстәмә түләү каралган, шул ук вакытта барлык төбәк түләүләре дә сакланачак.
“Мәгариф сәгате”ндә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягафәров хәбәр итүенчә, 2019 елда республикада 24 020 сыйныф җитәкчесе эшләгән. Аларга өстәмә түләү күләме бер укучыга аена 80 сумнан исәпләнә. Әлеге вакытта түләүнең уртача күләме 1983 сум тәшкил итә, бу максатларга республика бюджеты елына 496,8 миллион сум акча бүлә.
Федераль өстәмә түләү, Урал коэффициентын исәпкә алып, 5750 сум күләмендә исәпләнә. Төбәк буенча сыйныф җитәкчеләренә уртача түләү 7733 сум тәшкил итәчәк.
2020 елның 1 сентябреннән федераль бюджеттан 733,4 миллион сум, 2021 елда 2,2 миллиард сумнан артык акча килер дип көтелә. 2021 елда сыйныф җитәкчеләре 470 укытучыга күбрәк булыр дип фаразлана.