+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 гыйнвар 2020, 12:45

“Иң яхшы мәгълүмати китапханә үзәге” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Бәйгедә төрле район һәм шәһәрләрдән 66 мәктәп китапханәсе катнашты.

Бәйгедә төрле район һәм шәһәрләрдән 66 мәктәп китапханәсе катнашты.

Бүген Мәгариф һәм фән министрлыгында “Иң яхшы мәгълүмати китапханә үзәге" республика конкурсы җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы үтте.
Конкурста төбәкнең мәгълүмати китапханә үзәкләре, мәгариф оешмаларының мәктәп китапханәләре катнашты. Бәйгегә 37 муниципаль районнан, 5 шәһәр округыннан һәм 2 гомуми белем бирү оешмаларыннан 66 мәктәп китапханәсе материаллар тәкъдим итте.

Конкурс материаллары түбәндәге номинацияләр буенча тәкъдим ителде: “Мәгълүмати китапханә үзәге: модельләр һәм проектлар”, "Авыл җирлегендә заманча мәктәп китапханәсе”, “Мәктәп китапханәсе – белем бирү оешмаларының мәгълүмати киңлек үзәге”.

Стәрлетамак шәһәренең 11нче урта мәктәбе, Ярмәкәй урта мәктәбе, шулай ук 25нче Башкорт гимназиясе китапханәләре бәйгедә өч номинация буенча җиңүче булды.
Фото: Vschool.org.ru
Читайте нас