+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 гыйнвар 2020, 09:00

Килеп җиттек: укучылар Бразилия ите белән туклана!

Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә чит илдән кайтарылган сыер итен куллану очрагы өчен борчылуын белдерде.

Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә чит илдән кайтарылган сыер итен куллану очрагы өчен борчылуын белдерде.

Тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсе республика мәктәпләрендә туклану торышын тикшерү барышында белем бирү учреждениеләренә Бразилиядә җитештерелгән сыер итен китерү очрагын ачыклаган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Без Башкортстан территориясеннән һәм Русия Федерациясеннән республика мәктәпләрен туклану продуктлары белән тәэмин итү нисбәтен карадык. Ике район мине гаҗәпләндерде: Уфа һәм Кушнаренко районнары мәктәпләрендә республика продукциясе бөтенләй кулланылмый", — диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Кушнаренко районында мәктәп укучыларын тукландыру өчен Мәскәү өлкәсенең Люберцы районыннан кайтарылган ит блоклары кулланыла. Җитештерү сертификатында итнең Бразилиядән булуы күрсәтелгән.

«Бу - безнең балалар ашый торган ит. Мин бу хакта күп тапкыр сөйләргә тиешме? — дип район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров. — Контроль идарәсе тагын бер тапкыр тикшерсен һәм мин сезнең эшегезгә туры килү-килмәү мәсьәләсен куярмын. Уфа районына да игътибар итегез. Сез анда тәртип урнаштырганчы мәктәпләрдә туклануны даими тикшереп торачакбыз. Бу - сезнең җаваплылык зонасы".

Исегезгә төшерәбез: 2017 елда "Россельхознадзор" Бразилиядән кертелгән ит продукциясендә үсеш стимуляторларын (рактопамин азык өстәмәсен) ачыклады һәм Русиягә Бразилиядән дуңгыз һәм сыер итен кайтартуны тыйды. Бер елдан соң ведомство Бразилиянең тугыз предприятиесеннән генә ит кертүгә рөхсәт бирде.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас