+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 гыйнвар 2020, 16:30

Мәктәпләрдә хәзер сыйфатсыз ит кулланылмый

Бу хакта Кушнаренко районы хакимияте җитәкчесе белдерә.

Бу хакта Кушнаренко районы хакимияте җитәкчесе белдерә.

Кушнаренко мәктәпләрендә хәзер укучыларны сыйфатсыз ит белән тукландырмыйлар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин хәбәр иткән.
Бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров район мәктәпләренә Бразилиядә җитештерелгән ит продуктларын китерү очрагы буенча шелтә белдерде.

"2019 елның декабрендә республика Башлыгы каршындагы Контроль идарәдән “ТК Закрома” җәмгыяте аутсорсеры тарафыннан җибәрелә торган сыйфатсыз ит турында телдән мәгълүмат алынганнан соң, район хакимияте кичекмәстән итне алыштыру буенча хат юллады һәм аны туклануда куллануны тыйды.

“Меркурий” дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, ит Мәскәү өлкәсеннән китерелгән. Иртәгә, 21 гыйнварда, без Башкортстан Республикасы социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе белән аутсорсерны алыштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырабыз", — диде Руслан Гыйззәтуллин.

Муниципалитет башлыгы сүзләренә караганда, итне тикшерү вәкаләте булган Роспотребнадзор белән хезмәттәшлек көчәйтеләчәк. Моннан тыш, төбәк Башлыгы Радий Хәбировның мәгариф учреждениеләрен республика ит продукциясе белән тәэмин итү турындагы йөкләмәсен үтәү өчен районда ике терлек чалу пункты булдырылачак, алар мәктәп укучыларын фермерлар җитештергән ит белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас