+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 гыйнвар 2020, 09:25

Балалар табиб күзәтүендә булырга тиеш

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Кыйгы районында йөри. Төбәк Башлыгы мәгариф учреждениеләре эшенә һәм торышына зур әһәмият бирә. Беренчеләрдән булып ул Югары Кыйгы 2нче мәктәбендә булды һәм биредә медицина кабинеты булдыру бурычын куйды.

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Кыйгы районында йөри. Төбәк Башлыгы мәгариф учреждениеләре эшенә һәм торышына зур әһәмият бирә. Беренчеләрдән булып ул Югары Кыйгы 2нче мәктәбендә булды һәм биредә медицина кабинеты булдыру бурычын куйды.

Кыйгы районының Югары Кыйгы авылы 2нче мәктәбе 2000 елда төзелгән. Анда бүген барлыгы 564 укучы белем ала. Биредә узган елда “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле өстәмә белем бирү үзәге булдырылды. Бу хакта Радий Хәбировка мәктәп директоры Фәнил Сафин сөйләде.
"ЗD-принтерлар, башка махсуслаштырылган җиһазлар сатып алынды, аларда укучылар перспективалы белгечлекләр буенча белем ала. "Мәгарифтә күтәрелеш!” республика белем бирү проектының "Сәламәт елмаю" модулен тормышка ашыру кысаларында без стоматология кабинеты ачу буенча эшне тәмамлыйбыз. Лицензия алу өчен документлар әзерләнгән", — ди мәктәп директоры.

Радий Хәбиров мәктәп ашханәсен дә карады, биредә ризыкны урындагы продуктлардан үзләренең пешекчеләре әзерли. Төбәк Башлыгы 7 ел элек ачылган кадет сыйныфларының берсендә булды. Бүгенге көндә 5-7нче сыйныфларда 57 кадет белем ала һәм тәрбияләнә, аларның күбесе - күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар. 2019 елның сентябрендә Уфа Эчке эшләр министрлыгының юридик институты белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелган. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, моңа бәйле балаларга сыйфатлы югары белем алу мөмкинлеге барлыкка килә.

Мәктәптә спортка зур игътибар бирелә, укучылар берничә тапкыр зона һәм республика ярышларында призлы урыннар алган һәм җиңү яулаган.
2018 елда район хоккейчылары командасы үсмерләр хоккей лигасында Башкортстан чемпионы булган. Радий Хәбиров чираттагы тренировка үткәргән яшь хоккейчылар белән дә аралашты. Хоккей мәйданчыгы, Кыйгы районы башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов сүзләренә караганда, 1,6 миллион сумга төшкән, шуның 1 миллион сумы муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Мәктәпнең спорт залында Радий Хәбиров быел гыйнварда республиканың авыл мәгариф учреждениеләре арасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы финалында беренче урын алган баскетбол командасының тренировкасын карады. Башкортстан Башлыгы яшь спортчыларга спортта уңышлар һәм яхшы укуларын теләде.

Мәктәп директоры сүзләренә караганда, бүген мәктәптә азык-төлек блогын, фасадны, эчке яктыртуны, түбәне ремонтлау, блоклы газ казаны урнаштыру һәм ихата территориясен төзекләндерү таләп ителә. Гомум смета 16 миллион сумнан артык тәшкил итә. Радий Хәбиров Югары Кыйгы 2нче мәктәбендә ремонт үткәрү өчен кирәкле чаралар бүлеп бирергә кушты.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, мәктәптә медицина кабинетын булдыру зарурлыгын белдерде.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан алынды
Читайте нас