Чит төбәкләрдә белем алучы яшьләрне берләштерүче чара Уфада 5 февральдә уза.
Агымдагы елның 5 февралендә Уфада беренче тапкыр республикадан читтә укучылар өчен #Өйдә (#Дома) студентлар форумы узачак.
Форумның максаты — Башкортстаннан чыккан студентлар белән элемтә урнаштыру, аларны республиканың алдынгы предприятиеләренә эшкә алу мөмкинлекләре белән таныштыру, яшь белгечләргә һәм вуз тәмамлаучыларга ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат бирү. Әлеге чара форумда катнашучы шәһәрләрнең студентлары арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга, шулай ук республикадан читтә укучыларның фәнни-тикшеренү һәм иҗади потенциалын ачыклауга мөмкинлек бирәчәк. Студентларны бай интерактив программа көтә.
“Торатау” Конгресс-холлында төбәкнең башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, эре предприятиеләр, оешмалар, республика югары уку йортлары һәм бизнес-структуралары вәкилләре студентларга социаль проектлар, вакансияләр һәм, гомумән, Башкортстанның үсеш перспективалары турында сөйләячәкләр.
Форумда студентларга республика җитәкчелеге белән ирекле аралашу өчен шартлар тудырылачак.