Радий Хәбиров Куергазы районында эш сәфәре белән булганда Бөгелчән авылындагы иске мәктәпне карады һәм аны төзекләндерергә кушты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Куергазы районы буенча эшлекле сәфәре Бөгелчән авылыннан башланды, ул анда мәктәптә булды. 1968 елда төзелгән белем учагында әлеге вакытта 102 укучы белем ала. Төбәк Башлыгы биредә укучылар һәм укытучылар белән аралашты.
Инглиз теле укытучысы белән сөйләшү вакытында ул Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясовка яшь педагогларга ярдәм итәргә һәм укытучыларга финанс ярдәме күрсәтелә торган барлык республика һәм федераль программаларда үз вакытында катнашырга кушты. Радий Хәбиров шулай ук мәктәп ашханәсен карады.
"Русия Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез туклану белән тәэмин итүне йөкләде. Без әлеге максатларга федераль бюджеттан нинди суммалар бүлеп биреләчәген көтәбез. Әгәр мәктәп ашханәләре техник яктан әзер булса, туклану сыйфаты ата-аналарны канәгатьләндерсә, республикадагы мәктәпләрнең бер өлешен 1 сентябрьдән 1-4 сыйныф укучыларын түләүсез тукландыруга күчерергә әзер. Әлеге вакытта без бу хәлне анализлыйбыз. Гыйнвар ахырында Уфага муниципалитетлар башлыкларын җыям, һәм без бу мәсьәлә буенча да фикер алышачакбыз”, — диде Радий Хәбиров.
Мәктәп директоры Айгөл Йосыпова республика Башлыгына мәктәпнең күптән капиталь ремонтка мохтаҗ булуы турында сөйләде. Район җитәкчесе Юлай Ильясов сүзләренә караганда, эшләрнең бер өлешенә дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе бар. Ремонт ясау өчен якынча 15 миллион сум акча кирәк.
Радий Хәбиров мәктәпне агымдагы елның җәендә үк комплекслы ремонтлауны башларга кушты, кирәкле акчаларны республика бүлеп бирәчәк. Биредә түбәгә, идәнгә капиталь ремонт ясалачак, тәрәзәләр алмаштырылачак, җылылык, электр белән тәэмин итү, яктырту системаларын тулысынча үзгәртеп корачаклар.