+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 гыйнвар 2020, 16:35

Күмертау сабыйлары — яңа бакчада

Маячный авылында 150 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли башлады.

Маячный авылында 150 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли башлады.

Күмертау шәһәренең Маячный авылында яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзү кирәклеге анда эшләп килүче “Маячок” балалар бакчасында урын җитмәү белән аңлатыла. Бина авария хәлендә булган, гамәлдәге санитар һәм янгын хәвефсезлеге нормаларына һәм таләпләренә туры килмәгән.
Анда 150 урынлык балалар бакчасы төзелеше 2018 елның маенда башланган булган. Ул "Башкортстан Республикасының 100 еллыгына - 100 объект" программасын тормышка ашыру кысаларында төзелә. Балалар бакчасы территориясендә резина өслек белән каплатылган алты төркем мәйданчыгы, уенчыклар саклау урыны бар, заманча уен җиһазлары куелган.

Биредә үк физкультура белән шөгыльләнү өчен шулай ук резина өслек белән эшләнгән мәйданчык төзелгән. Балалар бакчасында төрле яшь төркемнәре өчен барлыгы алты блок бинасы бар. Физик культура дәресләре һәм музыка белән шөгыльләнү өчен заллар да каралган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров балалар бакчасын караганнан соң төзүчеләрнең эшен югары бәяләде, алар үз эшләренә һөнәри яктан якын килгән, барысы да сыйфатлы, заманча һәм балалар өчен хәвефсез материаллар кулланып эшләнгән, дип билгеләп үтте.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас