Укучылар “Амакс Турист-Отель” кунакханәсе ресторанында тукланган иде.
Башкортстанның Югары суды “Ассорти” компаниясеннән зыян күргән балага компенсация түләттерү турында карарны үз көчендә калдырды.
Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның гыйнварында “Амакс Турист-Отель” кунакханәсе комплексына физика буенча Бөтенрусия олимпиадасында катнашучы 15 укучы һәм бер педагог урнашкан була. Алар кунакханәдәге ресторанда тукланда.
Ашаганна соң 12 яшьлек малай, яшьтәшләре кебек үк, үзен начар хис итә башлый һәм башка укучылар белән дәваханәгә озатыла.
“Моның сәбәбе — ашамлыклар әзерләгәндә сыйфатсыз азык-төлек куллану. "Роспотребнадзор" идарәсе бала мәнфәгатьләрендә судка мөрәҗәгать итте. Судта Прокуратура гариза бирүченең таләпләрен хуплады", — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Туймазы районара суды “Ассорти” компаниясенә, малайга әхлакый зыян өчен 20 мең сум түләргә, шулай ук даруларга чыгымнарны каплатырга, дигән карар чыгарган. Стәрлетамактан килгән укучының күрелгән зыян өчен компенсация алачагы турында язып чыккан идек.