+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 гыйнвар 2020, 12:05

Моң Мәскәүгә юл ярды!

Шушы көннәрдә беренче каналда яратып караган “Лучше всех” тапшыруында якташыбыз — Агыйдел шәһәренең яшь таланты Вадим Төхвәтуллин катнашачак.

Шушы көннәрдә беренче каналда яратып караган “Лучше всех” тапшыруында якташыбыз — Агыйдел шәһәренең яшь таланты Вадим Төхвәтуллин катнашачак.

Тамашачыларны бу егет нәрсә белән әсир итә, дисезме? Вадим — оста баянчы. Аның биш яшеннән (!) шушы уен коралыннан аерылганы юк.
— Вадим бик шук, тик тормый торган бала иде. Биш яше тулып узгач, без аны, әллә нинди уңышлар өмет итеп тә түгел, бары тик бераз булса да тик утырыр дип, кулына гармун тоттырдык. Ә ул баянны үз итте! Инде алты яшендә балалар түгел, өлкәннәр уйнардай катлаулы әсәрләр белән төрле чараларда чыгыш ясый, конкурсларда катнаша башлады, — ди аның әнисе Гөлназ Фәндәлис кызы.
Әйткәндәй, Вадимның кулына баян тоттыру юкка гына булмый, Гөлназ — үзе дә музыкант, аккордеон һәм гитара буенча балаларга белем бирә. Алма агачыннан ерак төшми шул, өстәвенә, Вадимның әтисе Азат Рамил улы да оста баянчы, шулай ук балаларга музыкаль белем бирә.
Вадим бүген алтынчы сыйныфта укый, ул инде — бик күп Бөтенрусия, халыкара конкурслар лауреаты.
Әнисе Гөлназ ханым Вадимның бик сәләтле булуын, тиз отып алуын ассызыклый. Аның репертуарына кергән әсәрләрнең күбесе хәтта музыка училищесы студентларына да авыр бирелә, ди ул. Әлбәттә, монда Азат Рамил улының тәжрибәсе, таланты бик нык ярдәм итә. Вадим әти-әнисе таләп иткәнгә түгел, ә үзе теләп, күңел биреп шөгыльләнә.
Ноябрьдә Вадим “Лучше всех!” тапшыруына кастинг үткән. Биредә, әлбәттә, талант кына түгел, егетнең аралашучанлыгы, үз-үзен тоту сәләте дә зур роль уйный. Ул бу биремнәрне уңышлы үтә, декабрьдә тапшыруга чакыру ала. Шулай ук нинди әсәр уйнарга да әйтелә — Николай Басков, Макс Барских, Егор Крид әсәрләренә попурри! Вадим бу биремне дә уңышлы үтә, төнгә тиклем утырса утыра, әмма дүрт көн эчендә оста итеп уйнарга өйрәнә.
14 гыйнварда Төхвәтуллиннар Мәскәүгә юлланды, 15-20 гыйнварда тапшыруга төшү булды. Димәк, тиз арада без искиткеч сәләтле якташыбызны зәңгәр экраннардан күрә алачакбыз.
Шундый сәләтле, тырыш егетебезгә, Агыйделнең якты йолдызы — Вадим Төхвәтуллинга уңышлар телибез!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Агыйдел шәһәре.
Автор фотосы.
Читайте нас