+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 гыйнвар 2020, 13:25

5әр мең алачак укытучыларның саны билгеле

Өстәмә түләүләр 1 сентябрьдән кертеләчәк.

Өстәмә түләүләр 1 сентябрьдән кертеләчәк.

Сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акчаны 838 меңгә якын укытучы алачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

Аның әйтүенчә, 5 мең сум күләмендә түләүләр 2020 елның 1 сентябреннән башланачак. Бу максатларга 2020 елда 76,3 миллиард сум акча кирәк булачак.

Голикова хәбәр итүенчә, Русия мәктәпләрендә 413 меңгә якын өстәмә урын булдырылачак, моның өчен 280 миллиард сум чамасы акча тотылачак.

Моннан тыш, якынча 5,2 миллион башлангыч сыйныф укучысы түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Голикова белдерүенчә, тулы уку елына кайнар ризык белән тәэмин итү өчен 53 миллиард сум акча таләп ителәчәк.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас