+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 гыйнвар 2020, 12:10

Очучы Дамир Йосыпов укучыларга авиация турында сөйләячәк

Онлайн-дәресне иртәгә туры эфирда “ПроеКТОриЯ” порталында карарга мөмкин.

Онлайн-дәресне иртәгә туры эфирда “ПроеКТОриЯ” порталында карарга мөмкин.

Республика укучылары авиация өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган “Разбор полетов” Бөтенрусия ачык дәресендә катнаша ала. Аның спикерлары Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько һәм “Урал авиалинияләре” U6 178 легендар рейсы пилоты, Русия Герое Дамир Йосыпов булачак. Бу турыда Русия Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Туры эфирда ачык дәресне “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “ПроеКТОриЯ” проекты төркемнәрендә, шулай ук «ПроеКТОрия» порталында һәм мәгариф оешмаларының шәхси кабинетлары аша теләгән һәркем карый ала.

“Разбор полетов” Бөтенрусия ачык дәресе иртәгә Мәскәү сәгате белән 13.00да башлана. Даими онлайн-дәресләр 8-11нче сыйныф укучыларын алдынгы индустрияләр һәм перспективалы һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Әлеге вакытта ачык дәресләрне 100 миллионнан артык караучы исәпләнә, “ПроеКТОриЯ” порталында Русия мәктәпләренең 30 меңнән артык шәхси кабинетлары теркәлгән.
Фото: Newalternative.ru
Читайте нас