Мәктәптә укучы кызның әти-әнисе бүләк өчен акча бирүдән баш тарткан.
Дәүләт думасы депутаты Светлана Бессараб Кубань Мәгариф һәм фән министрлыгына Краснодарның 96нчы мәктәбендә булган хәлне ачыклауны сорап мөрәҗәгать иткән. Анда Яңа ел алдыннан 1нче сыйныф укучысын, әти-әнисе акча бирмәү сәбәпле, бүләксез калдырганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Депутат белдерүенчә, укытучы сыйныфтагы барлык балаларга да бүләк таратып чыккан, ә бер укучыга бүләк бирмәгән, аңа, синең әниең акча тапшырмады, дигән.
Бессараб билгеләвенчә, гаилә алдан ук белем бирү учреждениесе белән акча тапшырмаячагы турында килешкән, чөнки ул көнне кыз мәктәптә булмаячагын белдергән. Әмма педагог укучыларга бүләкләрне алданрак өләшергә булган.
Парламентарий, мөрәҗәгатьнең максаты укытучыны эштән бушату түгел, ә мондый хәлләрнең кабатланмавына бәйле, дип ассызыклый. Краснодар мэриясенең мәгариф департаменты педагогка, тиешле чаралар күрмәү сәбәпле, дисциплинар җәза бирелүе турында хәбәр итә.
Ведомство белдерүенчә, әти-әнисе кызларын башка мәктәпкә күчерергә карар иткән.