+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 гыйнвар 2020, 13:10

1 февральдән — 1нче сыйныфка!

Республикада беренче сыйныфка алу турында гаризалар кабул ителә башлый.

Республикада беренче сыйныфка алу турында гаризалар кабул ителә башлый.

Республикада 1 февральдән “Башкортстан мәктәпләрен электрон комплектлау” һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталлары аша беренче сыйныфка алу турында гаризалар кабул ителә башлый. Шул ук вакытта гаризаны кәгазьдә тапшыру мөмкинлеге дә сакланып кала.

Ул ике этапта үтәчәк. Беренчесе — 1 февральдән 30 июньгә кадәр, гомуми белем бирү учреждениесенә теркәлгән территориядә яшәүче укучылар өчен. Икенчесе — 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр, әлеге мәктәпкә теркәлмәгән территориядә яшәүчеләргә кагыла.

Ведомство порталлар аша гариза бирү документлар тапшыруны алмаштырмый, дип белдерә.

Шуңа күрә, электрон рәвештә гариза тапшырганнан соң, 3 эш көне эчендә баланың ата-анасы (законлы вәкиле) күрсәтелгән документларны мәктәпкә тапшырырга тиеш.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас