Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор якынлаша
Быел мәктәпне тәмамлаучылар һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен үтә дә җаваплы чор — дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү һәм аны тапшыру чоры якынлаша. Чыгарылыш сыйныф укучылары
1 февральгә кадәр имтиханнарны сайлап, БДИ тапшыру өчен гариза язарга тиеш. Гаризада укучы тапшырырга тиешле барлык фәннәр дә күрсәтелә.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны — үзләре укыган мәктәптә, ә узган ел укуны тәмамлаучылар БДИга теркәү урыннарына яза. Елдагыча, математика һәм урыс теле буенча имтихан тапшыру мәҗбүри.
“Быел укучылар математика буенча берсен генә — база яки профильле дәрәҗәне сайлый ала. Аттестаты булган узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИның бары тик профильле дәрәҗәдәгесенә генә теркәлергә мөмкин”, — дип белдерделәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттән.
Сынау тотучыларның гомум саны 1 февральдән соң билгеле булачак.
Узган елда республикада төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә 42 265 укучы катнашты. 9нчы сыйныфларда имтиханнар үткәрү өчен республика территориясендә 348 имтихан тапшыру пункты оештырылды.
Былтыр урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен республиканың төбәк мәгълүмат системасында 20 136 катнашучы теркәлгән. Шуларның 18 560ы — агымдагы елда гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар, 227се — урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар, 1 318е — узган елгы чыгарылыш укучылары.
Республикада дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү өчен 153 имтихан тапшыру пункты оештырылды, аларның 100е – гомуми белем бирү оешмалары базасында, 42се – сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле укучылар өчен һәм 11е ябык типтагы махсус учреждениеләрдә эшләде.
Бердәм дәүләт имтиханында былтыр 19 787 кеше катнашты. Әйтергә кирәк, республиканың мәгариф системасында соңгы елларда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде. Моны БДИ һәм башка белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре дә раслый. Әйтик, 2018 ел белән чагыштырганда, былтыр күпчелек фәннәр буенча БДИдагы уртача баллның сизелерлек артуы күзәтелә, түбән баллар алган укучыларның өлеше 1,07 тапкыр кимегән. БДИда 81 һәм аннан да күбрәк балл алучыларның өлеше арткан. 100 балл алучылар нәтиҗәләре 1,9 тапкыр арткан.
Унберенчеләр 25 майда география, әдәбият, информатика буенча имтихан тапшырачак. 28 майда — урыс теле, 1 июньдә — база һәм профильле математика, 4 июньдә — тарих, физика, 8 июньдә — җәмгыять белеме, химия, 11 июньдә — чит телләр (“сөйләм”нән тыш), биология, 15, 16 июньдә чит телләр (“сөйләм”) буенча сынау тотачак.
Быел чит телләр буенча Бердәм дәүләт имтиханында инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләре булачак.
Узган елда чыгарылыш сыйныфлар арасында БДИ тапшыру өчен иң популяр фәннәр — профильле дәрәҗәдәге математика (56,2%), җәмгыять белеме (33,3%), физика (24,3%), химия (18,9%) булган.
Шулай ук информатика, инглиз теле, химия һәм биологияне тапшыручылар саны арткан, ә менә география, тарих, физика һәм җәмгыять белеме буенча, киресенчә, бераз кимегән. 2019 елда безнең республикада әдәбият буенча БДИдагы уртача күрсәткечнең 3,8 баллга (бу Русия күрсәткечләреннән 8,4 баллга кимрәк) һәм урыс теле буенча 3,1 баллга (Русия буенча уртача күрсәткечтән 2,3 баллга кимрәк) кимү күзәтелә. Калган фәннәр буенча уртача баллның
0,4тән 6,8 баллга кадәр артуы күзәтелә, география, җәмгыять белеме, физика, биология буенча нәтиҗәләр Русия буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Начар нәтиҗәләр алган укучылар өлеше 0,4 процентка кимегән. Узган елда 3180 кеше минималь баскычны уза алмаган (2018 елда андыйлар 3416 булган).
Шунысы игътибарга лаек, былтыр БДИда иң югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны артты: 2018 елда 100 балл җыючылар 58 булса, 2019 елда андыйлар 111гә җитте. Җиде укучы берничә фән (математика (профиль дәрәҗә) һәм физика), (физика һәм информатика), (биология һәм химия) буенча йөзәр балл җыйды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү чорында закон бозулар да ачыкланды. Аларның күпчелеге гражданнарның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә мөрәҗәгатьләренә бәйле.
БДИ-2019 кампаниясе чорында барлыгы административ хокук бозулар турында 44 протокол төзелгән: 18е — вазыйфа биләүче, 26сы — физик берәмлекләргә карата. 28 эш — судта карау өчен, 16сы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.
Видеокүзәтүне гамәлгә ашыру өчен күзәтчелек хезмәте тарафыннан 6 ситуацион үзәк булдырылды. Анда “СМОТРИЕГЭ” порталында аккредитацияләнгән 385 иҗтимагый онлайн күзәтүчеләр эшләде, алар урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары-волонтерлары, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары, магистрантлары арасыннан сайлап алынды.
Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын нинди яңалыклар көтә?
Агымдагы елда яңа Федераль дәүләт стандартлары буенча белем алган 5-9нчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханнары тапшырырга туры киләчәк. Алар өчен имтиханнар башкачарак булачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
9нчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханнарын тапшырганда, теориядән тыш, гамәли, лаборатор эшләр тәкъдим итәргә дә туры киләчәк. Балалар физика, химия, биология, география фәннәреннән практик белемнәрен күрсәтергә тиеш булачак. Имтиханнар саны үзгәрми, дүрт булып кала. Урыс теле һәм математика — мәҗбүри һәм сайлау буенча ике имтихан. Гаризалар бирү вакыты — 1 мартка кадәр.
Министр ассызыклавынча, биредә ата-аналарның психологик ярдәм күрсәтүе бик мөһим. Быел икенче тапкыр безнең укучылар апрельдә урыс теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уза.
Быел Башкортстанда БДИны, узган елдагыга караганда, 260 балага кимрәк тапшырачак.
Тапшыру тәртибе үзгәрми, шулай ук, вакытыннан алда, төп этап һәм сентябрь аенда урыс теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнар тапшыра алмаучылар өчен өстәмә көннәр булачак. Имтиханнар 25 майда башлана. Мәктәп укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” ике көнгә алданрак үтәчәк. География һәм әдәбият буенча имтиханнар, һәрвакыттагыча, беренче булып үтәчәк.
Быел БДИ буенча контроль-үлчәү материалларында аерым үзгәрешләр юк. Чит телләр буенча БДИ мәҗбүри исемлектә булмаячак, дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.
Әйтергә кирәк, тырышып укыган һәр укучыга үз көче белән сынауны җиңеп чыгу өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Шуңа да бүген җиң сызганып БДИга әзерләнүче кызлар һәм егетләргә бары тик уңышлар гына телибез.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.