+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 гыйнвар 2020, 09:15

Җәйге ялга әзерлек ничек бара?

2020 елда балалар ялын оештыруга 2,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

2020 елда балалар ялын оештыруга 2,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

“Мәгариф сәгате" форматындагы киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек барышы турында сөйләде.

Быел балалар ялын оештыруга бюджет 2,2 миллиард сум тәшкил итәчәк, бу, узган ел белән чагыштырганда, 350 миллион сумга күбрәк. Узган елда 400 меңгә якын укучы ялның төрле формаларына җәлеп ителде. Бу эшне оештыру сыйфаты буенча Башкортстан Русиядәге лидер-төбәкләрнең өчлегенә керде.

Министр шулай ук гамәлдәге учреждениеләр базасында ел әйләнәсендә профильле балалар лагерьларын булдыру буенча тәкъдимнәр белән чыкты.
“Безнең заман лагере” комплекслы белем бирү-тәрбия программасы Илеш районындагы “Орленок” лагере базасында тормышка ашырылачак.

Республика космик сменасы БДПУ каршындагы “Аврора” талантларны үстерү үзәге ярдәме белән “Аванте” физкультура-савыктыру үзәгендә узачак.

Уфа районының “Огонек” лагере базасында “Иҗади кешеләр” федераль проекты кысаларында “Геройлар иле” бөтенрусия хәрби-тарихи лагере оештырыла.

Моннан тыш, быел профильле сменалар төбәкнең барлык мәктәп яны лагерьларында да барлыкка киләчәк.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров ел әйләнәсенә эшләүче тугыз база профильле лагерьны үстерү буенча юл картасын эшләргә кушты.
Фото: Yarcdu.ru
Читайте нас