Уку йорты ректоры вазыйфасын башкаручы итеп Азат Янгиров билгеләнде.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Мәгарифне үстерү институтына яңа җитәкче тәкъдим итте. Уку йорты ректоры вазыйфасын башкаручы итеп икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров билгеләнде.
Азат Вәзир улы Янгиров 1999 елда — “Дәүләт икътисады” белгечлеге буенча БДУның икътисад факультетын, 2002 елда аспирантура тәмамлаган. Шул ук елда — икътисад фәннәре кандидаты, ә 2006 елда доцент дәрәҗәсен алган.
2009 елда Самара дәүләт икътисад университетында докторлык диссертациясен яклаган. 2018 елдан — Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институты җитәкчесе.
Әлегә кадәр Мәгарифне үстерү институтына Башкортстанның элекке мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова җитәкчелек итте. Күптән түгел ул бу вазыйфадан китте.