+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 февраль 2020, 09:20

Уфада "Математика бәйрәме" узачак

Мондый чара республикада беренче тапкыр үтә.

Мондый чара республикада беренче тапкыр үтә.

8-9 февральдә Башкортстан Фәннәр академиясендә фәнни-популяр фестиваль кысаларында Русия фәне көненә багышланган "Математика бәйрәме" узачак. Мондый бәйрәм М. Ломоносов исемендәге МДУда 1990 елдан бирле үткәрелә. Быел Башкортстан башкаласы беренче тапкыр Русия буенча төбәк мәйданчыкларының берсе булачак.

Олимпиадада 6-7 сыйныф укучылары катнаша ала, алар биремнәрдә, математик уеннарда үзләрен сынап карый, лекцияләр һәм осталык дәресләре тыңлый ала. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, олимпиада биремнәре мәктәп программасы кысаларыннан чыкмый, тик укучыларга тапкыр һәм зирәк булырга гына кирәк. Олимпиада 9 февральдә 12.00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен теркәлү кирәк.

Шулай ук фестиваль кысаларында барлык теләүчеләр “Ачык лаборатория”дә катнаша ала. Бу проектта үз белемеңне тикшереп кенә калмыйча, химия, физика, астрономия, информатика, биология һәм нейробиология фәннәренең иң яңа казанышлары белән танышырга да мөмкинлек булачак. “Ачык лаборатория" 8 февральдә 12.00 сәгатьтә башлана.

Ике көн дәвамында бәйрәм кунакларын математик уеннар, фәнни квиз, виртуаль чынбарлык, роботлар, пилотсыз очу аппаратлары, 3D-модельләштерү белән танышу һәм илнең әйдәп баручы педагогларыннан семинарлар көтә.
Фото: Kvantorium48.ru
Читайте нас