+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 февраль 2020, 08:40

Республикада 11 мәктәп карантинга ябылды

Грипп һәм ОРВИ белән авыручы балалар саны арта.

Грипп һәм ОРВИ белән авыручы балалар саны арта.

Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны күп булу сәбәпле, 11 мәктәп һәм бер балалар бакчасы карантинга ябылган. Бу хакта Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Мәктәпләрдә сыйныфлар һәм балалар бакчаларында төркемнәр өлешчә ябыла. Бүген мондый сыйныфлар һәм төркемнәрнең саны 84кә җиткән. Дәресләргә барлыгы 1800дән артык бала йөрми.

“Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, 27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр республикада 27 469 кеше грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирләгән, аларның 70 процентка якыны – балалар.
Фото: Baikal24.ru
Читайте нас