+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 февраль 2020, 10:50

Кар көртләре бала сәламәтлегеннән мөһимрәкме?

Уфа тәрбиячеләре кар көрәгән вакытта баланың умыртка баганасы сынган.

Уфа тәрбиячеләре кар көрәгән вакытта баланың умыртка баганасы сынган.

Уфаның 151нче балалар бакчасында бәхетсезлек очрагы булган. Кечкенә малай урамда вакытта егылган һәм аның умыртка баганасына зыян килгән. Бу хакта “Горобзор” чыганагы хәбәр итә.

Бу вакытта балалар янында өлкәннәрдән берсе дә булмаган. Чөнки тәрбиячеләр территорияне кардан чистарту белән мәшгуль булган. Малайның әтисе Сергей Лайко әйтүенчә, белем бирү учреждениесенең кар чистарту машинасы, шулай ук штатта урам җыештыручы да бар. Ир балаларны ялгыз калдыруның нигә кирәк булуын ул аңламый.

"Мөдир тәрбиячеләрне, алар балаларны карар урынга, кар чистартырга мәҗбүр иткән. Алар кар чистарткан вакытта улым умыртка баганасын сындырган, хәзер ул һәм хатыным дәваханәдә. Минем мөдиргә һәм бөтен системага карата сорауларым бик күп”, — дигән ир “Горобзор” басмасына.

Хәзер ул полициягә мөрәҗәгать итү өчен барлык кәгазьләрне җыя. Балалар бакчасында бу хәл турында беренче ишетүләре икән. Мәгариф оешмасында “Бездә мондый бәхетсезлек очраклары булганы юк”, дип җаваплаганнар.
Фото: www.trisosny.ru
Читайте нас