+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 февраль 2020, 11:50

Укытучы дәресне сүгенү сүзләре белән аңлаткан

Барып җиттек болай булгач!

Барып җиттек болай булгач!

Уссурийскида 14 санлы мәктәп укытучысы укучыларга тактада язылган мисаллар белән урысча сүгенү сүзләренең язылышы кагыйдәләрен аңлаткан. Укучыларның берсе ясаган видеоязманы NewsBox24 басмасы бастырган. Балаларның кайсы сыйныфта укуы аныкланмый.
Мәсәлән, ул «Иди ты на ...» гыйбарәсен урыс телендә цитаталар төзү кагыйдәләрен аңлату өчен мисалга китергән.

Басма мәгълүматлары буенча, шушы хәлдән соң ата-аналар директорга зарланган, әмма тегесе аны эштән кумаган, ә телдән шелтә биргән.

Приморье крае прокуратурасы мәгълүмат чараларында ролик урнаштырылганнан соң тикшерү башлады, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Фото: photoforum.ru
Читайте нас