+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 февраль 2020, 16:30

Иң зур команда — Башкортстаннан

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада башланды.

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада башланды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан IV төбәкара олимпиада быел ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Ул бүген Казанның Татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясе бинасында үтә.

Быел төбәкара олимпиадада 21 төбәктән 163 укучы катнаша. Иң зур команда Башкортстаннан — 22 укучы. Алар - республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары. Укучылар янында остазлары — республиканың билгеле һәм тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бар.

Казаннан укучылар гына түгел, укытучылар да фәһемле чараларда катнашып, тәҗрибә туплап кайта. Бүген 21 төбәктән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәреслек авторлары Р. Хәйдәрова һәм Ч. Харисова белән очрашуда булды, осталык дәресләре карады.

Олимпиада талантлы укучыларны барлау, аларны таныту, үстерү, татар телен саклау, камилләштерү һәм укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.
Фото: Ильмера Ахунова.
Читайте нас