+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 февраль 2020, 08:10

Ана телен яхшы белүчеләр Казанга җыелачак

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрү көннәре билгеле булды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрү көннәре билгеле булды.

Татар теле һәм татар әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада Казанда 21-24 апрельдә узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина белдерүенчә, төрле төбәкләрдән килгән укучылар Универсиада авылы тулай торакларында яхшы шартларда яшәячәк.

“Балалар бер-берсе белән аралаша, таныша, яңа дуслар таба. Халыкара олимпиадада төбәкара олимпиадада катнашучылар гына түгел, Америка, Канада, Финляндия кебек ерак илләрдән дә булачаклар. Барлыгы унбиш чит илдән килүчеләр көтелә”, — ди белгеч.
Фото: Idel-tat.ru
Читайте нас