+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 Февраля 2020, 11:25

Дүрт җиңүче һәм 18 призер!

Башкортстан укучылары Казаннан зур җиңүләр яулап кайтты.

Башкортстан укучылары Казаннан зур җиңүләр яулап кайтты.

Шушы көннәрдә Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча IV төбәкара олимпиада үтте. Быел анда 21 төбәктән 163 укучы катнашты. Иң зур команда Башкортстаннан — 22 укучы. Аларның һәркайсы ана телен яхшы белүен, тирән белемле булуын янә бер тапкыр исбатлады.

Әлбәттә, һәр елдагыча, безнең укучылар бу юлы да зур җиңүләр яулап кайтты. Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Галина ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгатьле уку бәйгесендә Гран-при яулады (укытучысы — Зинфира Нурисламова). Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Дарина Ергизова әдәбият буенча 1нче урын алды (укытучысы — Ирина Ергизова).

Татар теле буенча ике урын да республика укучыларында — Борай районының Каенлык мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Әдилә Шакировада (укытучысы — Зөлфирә Шакирова) һәм Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Илүзә Батыршинада (укытучысы — Гүзәлия Нурмөхәммәтова).

— Биремнәр минем өчен катлаулы булмады. Беренче биремдә әсәрләрнең авторын, жанрын, геройларын билгеләргә, фольклор буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Икенчесе иҗади эш булды, анда мин үзем язган шигырьне дә керттем, — дип шатлыгын уртаклаша Дарина Ергизова.

Башка укучылар да сынатмады, алар барысы да төбәкара олимпиададан призер исемен яулап кайтты.
Укучыларның белемен һәм сәләтен үстерүгә күп көч салган, аларда ана теленә сөю тәрбияләгән мөгаллимәләребез белән дә горурланабыз.

Әйткәндәй, олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында укытучыларга Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды.

Төбәкара олимпиада җиңүчеләрен алда янә бер сынау көтә. Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада Казанда 21-24 апрельдә узачак. Укучыларыбызга анда да сынатмауларын, республика данын лаеклы яклауларын телибез!
Фото: Ирина Ергизова.
Читайте нас