Үсмер аны Интернетта сатып алган.
Красноярск краенда ялган мәктәп аттестаты белән тотылган үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Красноярск крае буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полицейскийлар Дудинкида яшәүче 17 яшьлек егетнең шәһәрнең белем бирү оешмаларының берсенә керү өчен документлар тапшыруын ачыклаган. Үсмер анда бер ай укыган, мәктәптән документлар соратып алганда аның әлегә кадәр укучы булып торуы ачыкланган, ә урта гомуми белем турындагы аттестат әлеге учреждение тарафыннан бирелмәгән булган.
Полиция үткәргән экспертиза аттестатның ялган булуын күрсәткән. Баксаң, үсмер аны Интернетта сатып алган икән.
Яшь кешегә карата “ялган документтан файдалану” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аңа бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.