+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 февраль 2020, 18:15

"Республика фәненең киләчәге бар!"

Фәннең төрле тармакларында инновацион проектлар өстендә эшләүче 25 яшь галименә Башкортстан Республикасы грантлары тапшырылды.

Фәннең төрле тармакларында инновацион проектлар өстендә эшләүче 25 яшь галименә Башкортстан Республикасы грантлары тапшырылды.

Җиңүчеләр исемлеге республика грантларын алу өчен яшь галимнәр проектлары конкурсын үткәрү буенча комиссия эше нәтиҗәләре нигезендә формалаштырылды. Бүген бер миллион сумлык грантларны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин тапшырды.

- Кадерле дуслар, чын күңелдән сезне лаеклы бүләкләр белән котлыйсым килә. Бүген без яшь галимнәрне бүләклибез, моны эшләү аеруча күңелле.

Күптән түгел мин телефоннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән аралаштым, һәм ул сезгә иң җылы котлауларын җиткерергә кушты. Без бүген аның йөкләмәсе белән 1 миллион сумга кадәр арттырылган грантны тапшырабыз. Бу карар белән республика Хөкүмәте сезгә үзенең ышанычын белдерә.

Конкурска тәкъдим ителгән проектлар барлык тармакларга да кагыла: медицина, энергетека, транспорт, агросәнәгать комплексы һәм башкалар.

Әлбәттә, үз-үзеңне фәнгә багышлау бервакытта да җиңел карар булмаган, ләкин әгәр сез инде галим булып, яңа ачышлар һәм яңа приборлар уйлап табуларга ирешкәнсез икән, димәк, сез республика, ил тарихына үз исемегезне язасыз. Мин ышанам ки, фән өлкәсендә безнең киләчәк бар. Сез киләчәктә дә фәндә, безнең республикада Башкортстан файдасына эшләрсез дип өметләнәм, - диде Александр Сидякин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас