+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 февраль 2020, 11:15

Укытучыларга видеорегистраторлар такканнар...

Хәзер алар полицейскийлардан һич калышмый.

Хәзер алар полицейскийлардан һич калышмый.

Бу хәл әлегә бездә түгел, Англиядә күзәтелә. Анда уку елы башыннан берничә мәктәптә педагоглар укучыларның тәртипсезлегенә каршы көрәшү өчен күкрәк видеорегистраторлары тага башлаган. Башка белем бирү оешмалары да киләчәктә бу практиканы үзләштерергә планлаштыра, дип хәбәр итә Schools Week.

Камераларны йөртүче барлык хезмәткәрләр дә махсус курткалар кия, аларда педагог видеоязма алып бара ала, дип күрсәтелгән. Шундый ук методика полиция участокларында, төрмәләрдә һәм сәламәтлек саклау хезмәтендә кулланыла.

Педагоглар белдерүенчә, видеорегистраторларны куллану вакытында балалар үзләрен күпкә яхшырак тота башлаган. Мәктәпләр ягыннан мондый камералар сатып алуга кызыксыну артса да, аларның булуы хәвефсезлек белән тәэмин итү кирәклеге белән аңлатыла, мондый яңалыкны хупламаучылар да бар.

Big Brother Watch компаниясе директоры Силки Карл фикеренчә, балалар укытучыларны “күзәтү камералары” буларак кабул итәргә тиеш түгел. Ул, мондый ысуллар мәгариф оешмасында төшенкелек атмосферасы тудыра, дип исәпли.

Бөекбритания Мәгариф министрлыгы, укучыларның үз-үзен тотышын контрольдә тоту рәвешен мәктәпләр мөстәкыйль сайларга хокуклы, дип саный.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас