Фин журналисты безнең мәктәп ашханәләрендәге системага шаккаткан.
Финляндиянең YLE телеканалы корреспонденты Черстин Крунвалль Русия мәктәпләрендә туклану системасы турында шаккатып сөйләгән.
Журналистны ашханәгә барганда укучыларны оештыру тәртибе аптыраткан. "Беренче сыйныфлар коридор буйлап ашханәгә сафка тезелешеп бара. Алар раковина янына килә, кулларын юа һәм шуннан гына өстәл артына утыра”, — дип сөйли Крунвалле.
Шулай ук кыз дежурлык системасыннан алган тәэсирләре белән дә бүлешә, өлкән сыйныф укучыларының кече яшьтәге укучылар өчен порцияләр таратып йөрүе аны бик аптырата. Крунвалль, шулай ук, Русия мәктәпләрендә туклану ике еврога якын тора, дип яза. "Баланың туклану мәсьәләсен ата-аналар хәл итә", - дип ачыклый хәбәрче.
Русия белән Финляндиядәге хәлне чагыштырганда, журналист фин балаларының дүшәмбедә аеруча ач булуларын билгели. Аның сүзләренә караганда, Русия укучыларының андый проблемалары юк, чөнки алар ялларын картәни-картәтиләре янында үткәрә.