+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 февраль 2020, 11:25

Башкорт телен яхшы белим, дисәң...

Республиканың шәһәр һәм районнарында башкорт теле буенча курслар үтә.

Республиканың шәһәр һәм районнарында башкорт теле буенча курслар үтә.

“Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында башкорт теле буенча халык өчен курслар үтә.

Курслар 27-31 гыйнварда - Караидел районында, 3-7 февральдә Нефтекама шәһәрендә оештырылды, 10-14 февральдә Агыйдел шәһәрендә дәвам итте. Гомумән алганда, әлеге курсларда 93 тыңлаучы катнашты.

Курсларны тыңлаучылар — оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә, башкорт теленең база дәрәҗәсен һәм сөйләм телен белергә карар кылган гади кешеләр дә.

Курсларны Мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы доцентлары Луиза Кирәева һәм Әхәт Галимов алып бара.

Агымдагы елның язында мондый курслар республиканың Краснокама, Бакалы, Шаран районнарында һәм Уфа шәһәрендә оештырылачак. Көзен Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре өчен эшлекле башкорт теле курслары оештырылачак.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан
Читайте нас