+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 февраль 2020, 09:15

Мәктәп директоры укучыны елаткан...

Конфликтны укучылар, видеоязмага төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан.

Конфликтны укучылар, видеоязмага төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан.

Карелиядә мәктәп җитәкчесе укучы кызны аяклары юан булган өчен тиргәгән видеоязма социаль челтәрләрдә таралган. Петрозаводск мәгариф идарәсе бу уңайдан тикшерү эше башлаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Конфликт 5нче мәктәп директоры Марина Фомина һәм 8нче сыйныф укучысы арасында булган. Җитәкче, кызның “аяклары юан” һәм шуңа да аңа кыска итәк “ямьсез һәм килешми”, дип белдергән.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, директорга карата тикшерү башланган. Хәзерге вакытта педагог больничныйга киткән.

Видеоязма челтәрдә шау-шу тудырды. Кемнәрдер директорның укучыны мыскыл итәргә хакы булмавын, ә икенчеләре, укучылар мәктәптә мини-итәктә йөрергә тиеш түгел, дип ассызыклый.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас