Әлеге дә баягы укучылары аны видеога төшереп алган.
Санкт-Петербургның 545нче мәктәбе укытучысы Алексей Никитинга дәрестә укучыларга Сергей Есенинның “Исповедь хулигана” шигырен сөйләп күрсәткәннән соң эштән китәргә туры килгән. Бу хакта “Пятый канал” хәбәр итә.
Эш шунда: педагог сайлаган бу әсәрдә берничә начар сүз бар. Укучыларның берсе дәресне видеога төшереп алган һәм язма мәгариф оешмасы җитәкчелеге кулына эләккән, шул сәбәпле зур тавыш чыккан. Нәтиҗәдә, укытучыга үз теләге белән китү турында гариза язарга туры килгән.
Бу хәл ата-аналар арасында да зур гауга тудырган, ләкин күпләр педагогны яклап чыккан. Санкт-Петербургның Мәгариф комитеты Никитинның эштән бушатылуы турында мәгълүматны тикшерәчәк.
Русиянең атказанган укытучысы, Мәскәүнең 109нчы мәктәбе директоры Евгений Ямбург сүзләренә караганда, Никитин бернинди дә гаделсезлек кылмаган. Шулай ук, ул Есенин иҗатының мәктәп программасына кертелгән булуын ассызыклый.
"Исповедь хулигана" шигырен Есенин 1920 елда язган. Норматив булмаган лексиканы куллануны бәян итеп, Есенин үзен “урыс шигъриятендә хуҗа” итеп тоюын һәм “барлык төрдәге сүзләрне дә шигъри сөйләмгә кертүен” белдергән.