+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 февраль 2020, 08:30

Уфада "Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы узачак

Икенче мәктәп форумында 700дән артык кеше катнашуы көтелә.

Икенче мәктәп форумында 700дән артык кеше катнашуы көтелә.

28 февральдә узачак форум кысаларында мәктәп медицинасы, мәктәп укучыларының психологик сәламәтлеге, бердәм мәктәп формасы, хәвефсез Интернет, балалар ялы һәм башка юнәлешләр буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылачак.

Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы барлык төп мәсьәләләр дә каралачак.

Форумда 700дән артык кеше: мәктәп директорлары, мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчеләре, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашуы көтелә.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан
Читайте нас