Бүген башкалада әти-әниләр тарих буенча БДИ тапшырды.
Бүген Уфаның К. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясе базасында “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенрусия акциясе узды.
Әлеге акция Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлангычы белән оештырыла. Аның максаты — ата-аналарны БДИ үткәрү процедурасы һәм имтихан биремнәре белән якыннан таныштыру.
Әлегә кадәр имтиханнар математика һәм урыс теле буенча узса, быел Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарих буенча оештырылачак. Бөтенрусия акциясе кысаларында Мәгариф министрлыгы бүген БДИ тапшыру процедурасын үтеп карау өчен тарих фәне буенча эшлекле уен оештырды. Анда мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, чакырылган кунаклар һәм ата-аналар көчләрен сынап карады.
— Мондый акция Русия субъектларында ел саен үткәрелә һәм без аңа актив кушылабыз. Бу чараның төп максаты — әти-әниләргә БДИның объектив, ачык, гадел булуын күрсәтү. Алар моңа имтихан аша үзләре дә үтеп, чынбарлыкта имтиханнарның нинди булуына төшенә. Бөек датага бәйле рәвештә, быел БДИ тапшыру өчен тарих фәне сайланды. Әйткәндәй, кичә кич улым белән тарих дәреслекләре буенча барысын да кабатлап, карап чыктык, — диде Айбулат Хаҗин.
Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республиканың барлык районнарында да шундый чара оештырылачак. Быел зур сынау тотачак укучыларның әти-әниләренә БДИга теркәлү барышы, укучыларны аудиторияләргә утыртуның оештырылуы, аларның эш урыны, шулай ук, БДИ пунктында контроль-үлчәү материалларын басу һәм сканерлауның ничек үтүе белән танышырга мөмкин булачак.