Уфада Санлы технологияләр көне узачак.
Уфада “Санлы бум” — санлы технологияләр көне узачак. Укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары өчен фәнни-популяр бәйрәм форматындагы чара шимбә, 22 февральдә узачак. Аны оештыручылар — Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Республика фәненә ярдәм итү һәм аны үстерү фонды.
Чара кысаларында мәктәп укучылары үз ІТ-проектларын тәкъдим итәчәк һәм республиканың бу өлкәдә әйдәүче экспертларыннан бушлай консультация генә түгел, ә үз эшләнмәләрен алга таба үстерүгә инвестицияләр дә алачак. Иң яхшы проект авторларының 100 000 сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар, шулай ук бәйрәмне оештыручылардан призлар һәм бүләкләр дә булачак.
Санлы технологияләр көнендә укучыларга “Ок, Google”ның ни өчен мөһим булуы турында сөйләячәкләр, интернет-мәйданчыклар белән эшләү серләре белән уртаклашачаклар. Шулай ук, “Санлы бум”ның барлык кунаклары өчен Башкортстанның алдынгы IT-белгечләреннән кызыклы лекцияләр һәм “Русиянең санлы икътисады” программасын тәкъдим итү оештырылачак.
Моннан тыш, бәйрәмдә катнашучыларны пилотсыз очу аппаратлары, 3D-модельләштерү һәм виртуаль чынбарлык белән идарә итү буенча осталык дәресләре дә көтә.
"Санлы бум" Фәннәр академиясендә Уфа шәһәре, Киров урамы, 15 адресы буенча узачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 294-90-02, 8-987-254-90-02.