Укучының педагогның яңагына кат-кат сугуын ничек аңларга?
Псков өлкәсе мәктәпләренең берсендә педагогик кануннарга хас булмаган хәл булган. Укучы дәрес вакытында урындыгын тартып алган өчен берничә тапкыр укытучының яңагына суккан.
Бу хәл төшерелгән видеоязма социаль челтәрләрдә таралган. Роликта үсмернең урындыкта чайкалып утыруы, укытучыга төбәп зажигалка утын кабызуы күренә. Укытучы бу хәлгә түзә алмыйча, укучының урындыгын тартып ала. Идәннән сикереп торган үсмер педагогның берничә тапкыр яңагына суга һәм укытучы идәнгә егыла. Шул урында язма өзелә.
ТАСС хәбәр итүенчә, бу хәл Печорский районының Лавра авылы мәктәбендә булган. Үсмернең әнисе сүзләренә караганда, аның улы соңыннан укытучыдан гафу үтенгән. Ләкин педагог укучысының мондый һөҗүменнән соң, эштән киткән.
Укытучыны кыйнау очрагы буенча тикшерү эше башланган. Илдә педагогның абруен күтәрүне закон нигезендә ныгытырга күптән вакыт.