+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 февраль 2020, 16:30

Ана теле — бөек тел

Студентларның Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы үтте.

Студентларның Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы үтте.

Быел бу конкурс уникенче тапкыр оештырылды, Халыкара туган телләр көненә һәм педагог, филология фәннәре докторы, профессор Үзбәк Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланды.
Ике көн дәвамында барган бәйге 20 февраль көнне М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының Мостай Кәрим исемендәге аудиториясендә тантаналы рәвештә ачылды.
Беренче көнне һәр катнашучы мәртәбәле жюрины үзе белән таныштырды. Студентлар үзләре язган педагогик эссены укып ишеттерде һәм иҗади номер аша сәләтен күрсәтте.
Икенче көнне бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр үткәрде.
Быел бу мәртәбәле бәйгегә Уфа, Казан, Стәрлетамак, Арча, Минзәлә, Кушнаренко, Бәләбәйдән 15 студент килгән. Алар - Русиянең югары һәм урта махсус белем бирү уку йортларында белем алучылар. Соңгылары бу мәртәбәле бәйгедә беренче тапкыр катнаша.
Быелгы конкурста югары уку йортлары студентлары арасында җиңүче дип Казан федераль университеты студенты Индир Макаров (җитәкчесе – Л.Ф. Җамалиева) табылды. Ә инде урта махсус белем бирү уку йортларында белем алучылар арасында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты Назлыгөл Нәкыйпова (җитәкчеләре – Р.М. Гарәпшина, Ә.Г. Төхфәтуллина, Д.Г. Шәгыева, М.Ә. Нуриева, Л.К. Сабырҗанова, А.Ф. Гыйләҗева) җиңүче булды.
“Ана теле-2020” студентларның XII Бөтенрусия педагогик осталык конкурсының төп максатларының берсе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, студентлар арасында укытучының уңай образын формалаштыру. Үз теле, милләте, дип җан атучы тел сагында торучы укытучылар һәм алардан үрнәк алырдай укучылар булганда анам теле югалмас!

Фото: Нурия Хәлиуллина
Читайте нас