Текст өчен Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” әсәреннән өзек сайланган.
Бүген Уфада һәм районнарда Халыкара туган тел көне узачак. Республика халкы диктантны алты телдә — урыс, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә яза алачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Диктант 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (16нчы Гвардия кавалерия дивизиясе) командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышлана. Текст язучы-публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сәяси бүлеге начальнигы урынбасары Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” әсәреннән сайланган.
Башкортстан халыклары телләренә текстны Уфаның югары уку йортлары мөгаллимнәре тәрҗемә итте. Моннан тыш, Удмуртия укытучылары да ярдәмгә килде, алар, шулай ук, диктант нәтиҗәләрен дә тикшерәчәк.
Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина билгеләвенчә, күпмиллионлы телләргә юкка чыгу куркынычы янамый, әмма йөз елдан соң алты мең телнең нибары өч меңе калачак.
“Телне белүчеләр китә, кешеләр үз туган телләрендә сөйләшүдән туктый, аларны “престижлылар” кысрыклап чыгара. Әмма телне саклау өчен шартлар бар: туган телдә сөйләшергә, язарга, сүзлекләр һәм китаплар чыгарырга кирәк, моңа дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиеш, һәм иң мөһиме — кеше туган телен белергә һәм туган телендә сөйләшергә тиеш”, — диде Зөһрә Рәхмәтуллина.
Русиядә яшәүчеләр 270 телдә сөйләшә, шуларның 136сына куркыныч яный, 49ы — югалу алдында тора, алар телне белүче соңгы кеше киткәннән соң бетәчәк.
“Телне белүчеләр саны миллионнан азрак булган очракта юкка чыгу куркынычы яный. Дөньяда 1,7 миллион кеше башкорт телендә сөйләшә, халык санын алу мәгълүматлары буенча аларның 1,174 миллионы Башкортстанда яши. Республикада икенче дәүләт теленә тиешле игътибар бирелә. 14 декабрьдә Башкорт теле көне гамәлгә куелган, иҗтимагый башлангыч буенча республикада Башкорт теле елы уза, районнарда чаралар оештырыла. Декабрь ахырында без муниципалитетларның бу өлкәдәге эшенә бәя бирәчәкбез. Башкорт телен белүчеләр саны артыр дип өметләнәбез”, — диде Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин әйтүенчә, диктант язуга милли, якшәмбе мәктәпләре, педагогия колледжлары кушылачак. Диктантлар республика районнарында да оештырылачак.
“Туган телләр — ул нигез. Шунысы игътибарга лаек: Башкортстанның бер мәктәбендә бер үк вакытта берничә телдә диктант язачаклар”, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева.
Туган телләр буенча диктантны ел саен үткәрү планлаштырыла. 21 февральдә 12 сәгатьтә ул БДУда башлана, анда ул урыс, чуваш һәм удмурт телләрендә узачак. М. Акмулла исемендәге БДПУга татар, башкорт һәм мари телләрендә белемнәрен тикшерергә теләүчеләр җыелачак.
Туган тел көненә багышланган акциядә катнашу өчен Милли телләр буенча ресурс үзәге сайтында теркәлергә кирәк.