+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 Февраля 2020, 09:15

Имтиханнар югары дәрәҗәдә уза

Башкортстан төп дәүләт имтиханын оештыру буенча Русия төбәкләре арасында беренче урында.

Башкортстан төп дәүләт имтиханын оештыру буенча Русия төбәкләре арасында беренче урында.

Республика былтыр 9нчы сыйныф укучылары арасында төп дәүләт имтиханын үткәрүне оештыру буенча илдә беренче урынны алды. Бу хакта Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Узган елда “Рособрнадзор” беренче тапкыр төп дәүләт имтиханын оештыру һәм уздыру буенча төбәкләр рейтингын уздырды, аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче урынны алды.

Министр хәбәр итүенчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча 9нчы сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясендә уртача балл арту тенденциясе күзәтелә. 13 фәннең җидесе уртача Русия дәрәҗәсенә ия.

БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, министр әйтүенчә, 2019 елгы фәннәрнең күбесе буенча уртача балл 0,4тән 6,8 баллга кадәр арткан. Моннан тыш, 14 фәннең тугызы буенча нәтиҗәләр уртача Русия күрсәткечләреннән югарырак.

Былтыр 100 балл җыючылар саны 58дән 111гә кадәр артты. БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган 84 укучы илнең әйдәп баручы югары уку йортларына керде: Мәскәүне — 52, Санкт-Петербургны — 18, Казанны — 12, Ырынбур һәм Ростовны берәр кеше сайлады.

Белгечлекләргә килгәндә: 100 баллы 56 укучы - IT һәм инженерлык, 26сы — табиб, бишесе — юридик, сигезе — химия технологияләренә, җидесе — нефть тармагына, тагын җидесе икътисади белгечлек юнәлеше буенча китте. Республикада 18 бала калды: медуниверситетны — тугыз, УДНТУны — дүрт, УДАТУны — өч, БДУны ике укучы сайлады.
Фото: Regnum.ru
Читайте нас