Бүген — Халыкара туган тел көне.
Туган тел — һәр милләтнең рухи байлыгы ул. Баланың беренче сүзләре нинди телдә әйтелсә, шул тел аның өчен гомер буена иң якыны, иң әһәмиятлесе булып кала. Туган тел — ул балачак теле, тумыштан, нәселдән бирелә. Юккамыни, тормышта фәннән башка яшәп була, ә менә туган телдән башка юк, дигән бик мәгънәле халык әйтеме бар. Кеше үз гомерендә әллә күпме чит телләр өйрәнсә дә, ана сөте белән бирелгән туган тел, күңел почмагында иң изге урынны алып, бервакытта да онытылмый, иң кыйммәтле хәзинә булып, буыннан-буынга күчеп килә.
Башкортстан, күпмилләтле республика буларак, туган телләрне саклауга аеруча зур игътибар бүлә. Республикада һәр милләт үз телендә сөйләшә, аралаша, гореф-гадәтләрне буыннардан-буыннарга тапшырып килә. Туган телләрне үстерү буенча “Мәгариф турында”, “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” законнар, “Башкортстан Республикасында мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү”, “Башкортстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” максатлы дәүләт программалары гамәлгә ашырыла.
Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алган мәгълүматлар буенча, бүген республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшләре 6 (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт) телдә алып барыла. Аерым фән буларак, 14 (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, немец, украин, белорус, яһүд, латыш, поляк, әрмән) туган тел өйрәнелә. Шулай ук якшәмбе мәктәпләре эшли, беренче полилингваль уку йортлары барлыкка килде.
Туган телләрне үстерү, абруен күтәрү һәм сәләтле укучыларны ачыклау максатында ел саен башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләре буенча төбәкара олимпиадалар оештырыла.
Шушы көннәрдә безнең укучыларыбыз Казаннан татар теле һәм әдәбияты буенча IV төбәкара олимпиададан кайтты. Быел төбәкара олимпиадада Русиянең 21 төбәгеннән 163 укучы катнашты. Иң зур команда Башкортстаннан — 22 укучы булды. Алар — татар теле һәм әдәбияты буенча 8-11нче сыйныфлар арасында оештырылган республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары. Татар теле һәм татар әдәбиятыннан төбәкара олимпиада быел ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Ул Казанның татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясендә үтте. Олимпиада талантлы укучыларны барлау, аларны таныту, үстерү, татар телен саклау, камилләштерү һәм укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.
Бәйгедә катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән иде. Беренче көнне укучылар “Караш” вокаль-хореография төркеме белән очрашты. Икенче көнне татар теленнән төбәкара олимпиадада һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗади бәйгедә сынау тотты. Җитди бәйгедән тыш, конкурсантлар “Шаян ТВ” белән очрашуда катнашты һәм Г. Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында тамаша карады.
— Укучыларым Казанга беренче тапкыр барды. Бәйгедән искиткеч тәэссоратлар белән кайттылар. Ике укучым да олимпиадада яхшы әзерлекле булуын күрсәтте, биремнәрне җиңел генә башкарып чыктылар. Аларның берсе — призер, икенчесе җиңүче исемен яулауга бик шатмын. Бездә татар теле тиешле дәрәҗәдә укытыла дип әйтергә нигез бар, — ди Гүзәлия Нурмөхәммәтова.
Тәҗрибәле укытучы 30 ел Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәүче белгече Әлфия Әхәтова Уфада узган республика бәйгесендә: “Шунысы мактауга лаек: Башкортстан укучылары Казанда узган төбәкара, халыкара олимпиадаларда да белемле һәм сәләтле булулары белән аерылып тора, һәр елны җиңүләр яулый”, — дигән иде.
Быел да аларның һәркайсы ана телен яхшы белүен, тирән белемле булуын янә бер тапкыр исбатлады. Һәр елдагыча, безнең укучылар зур җиңүләр яулап кайтты. Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Галина ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгатьле уку бәйгесендә Гран-при яулады (укытучысы — Зинфира Нурисламова). Әйтергә кирәк, Туймазы укучылары былтыр да, Казанда югары нәтиҗә күрсәтеп, Гран-при яулап кайткан иде. Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Дарина Ергизова әдәбият буенча 1нче урын алды (укытучысы — Ирина Ергизова). Татар теле буенча ике урын да республика укучыларында — Борай районының Каенлык мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Әдилә Шакировада (укытучысы — Зөлфирә Шакирова) һәм Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Илүзә Батыршинада (укытучысы — Гүзәлия Нурмөхәммәтова).
— Биремнәр минем өчен катлаулы булмады. Беренче биремдә әсәрләрнең авторын, жанрын, геройларын билгеләргә, фольклор буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Икенчесе иҗади эш булды, анда мин үзем язган шигырьне дә керттем, — дип шатлыгы белән уртаклашты Дарина Ергизова.
Башка укучылар да сынатмады, алар барысы да төбәкара олимпиададан призер исемен яулап кайтты. Укучылар янында остазлары — республиканың билгеле һәм тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары булуы аеруча шатлыклы. 21 төбәктән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәреслек авторлары Р. Хәйдәрова һәм Ч. Харисова белән очрашты, осталык дәресләре карады. Шунысы игътибарга лаек: Казаннан укучылар гына түгел, укытучылар да, фәһемле чараларда катнашып, тәҗрибә туплап кайтты.
Укучыларның белемен һәм сәләтен үстерүгә күп көч салган, аларда ана теленә сөю тәрбияләгән мөгаллимәләребез белән дә горурланабыз. Әйткәндәй, олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында укытучыларга Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Төбәкара олимпиада җиңүчеләрен алда янә бер сынау көтә. Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада Казанда 21-24 апрельдә узачак. Укучыларыбызга анда да сынатмауларын, республика данын лаеклы яклауларын телибез!