Ул бу батырлыгы турында белдерергә дә теләми.
Читаның 17нче мәктәбендә технология һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Баир Намжилов янган йорттан ике кешене коткарган. Бу хакта Байкал арты крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига 19 февральдә булган. Укытучы йорты янында урнашкан баракларның берсендә янгын чыккан. Күршесеннән ул янган бинада ике кеше калуын, ә ишекләрнең эчтән бикле булуын белә. Намжилов ишекне балта белән ачып, машинасыннан алып кергән янгын сүндергеч ярдәмендә ут ялкынын сүндергән. Шуннан соң ул зыян күрүчеләрне төтен баскан бинадан чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра.
Намжилов әйтүенчә, башта аңа куркыныч булган, тик ул күршеләренә ярдәм итмичә булдыра алмаган. Шул ук вакытта укытучы үзен герой дип санамый һәм батырлыгы турында башкаларга белдерергә дә теләмәгән.