+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 февраль 2020, 10:50

“Урал бөркете” татар телендә яңгырады

Бүген Уфада һәм районнарда Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уза. Туган телдә диктант язу - шуларның берсе. Республика халкы диктантны алты телдә — урыс, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә язды. Текст өчен Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” әсәреннән өзек сайланган иде.

Татар телендәге диктант М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институты бинасында язылды. Текстны 84нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Ахунова укыды.
Диктант язган аудиториядә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшеваны, БДПУның элекке ректоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллинны, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, гади эшчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен күрергә мөмкин иде.
- Бу чара бик яхшы оештырылды. Туган телне белүен сынап карарга теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы да куанычлы күренеш.Бу инде зур хәзинә булган туган телебезнең буыннан-буынга тапшырылачагына шик калдырмый, - диде Римма Үтәшева.
Башкортстан Медицина палатасы рәисе Дамира Сабирҗанова әйтүенчә, ул татар телендә диктантны 60 елдан соң, беренче тапкыр язган. Ә инде 79 яшьлек Фәнүзә Галимова мондый диктантта икенче тапкыр катнашуын һәм былтыргы нәтиҗәсе “5” булганын әйтте.
Диктантта катнашучылар, тәкъдим ителгән текстның шактый авыр булуын да әйтте. Бүгенге Халыкара туган тел көненә багышланган диктантта 100гә якын кеше катнашты.

Фото: Зөһрә Исламов

Читайте нас