+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 февраль 2020, 08:50

Иң зирәкләр бездә җыелачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республика төбәкләрендә байтак эшләр башкарыла. «Зирәкләр осталыгы» (WorldSkills Russia) II төбәк чемпионатының Башкортстанда узуы моның дәлиле булып тора.

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республика төбәкләрендә байтак эшләр башкарыла. «Зирәкләр осталыгы» (WorldSkills Russia) II төбәк чемпионатының Башкортстанда узуы моның дәлиле булып тора.

26-29 февральдә Башкортстанда «Зирәкләр осталыгы (WorldSkills Russia)-2020"нең 50 яшьтән өлкәнрәкләр категориясе белгечләре өчен II төбәк чемпионаты узачак.

Чара Башкортстанның Мәгариф һәм фән, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары һәм Профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырыла.

“Зирәкләр осталыгы” — 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен WorldSkills Russia стандартлары буенча чемпионатларның яңа юнәлеше. Әлеге проектның төп максатлары: 50+ яшь категориясендәге белгечләрнең һөнәри осталыгын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген, әлеге яшь категориясендәге кешеләрнең белем алуга кызыксынуын, квалификация процессында эшкуарлык күнекмәләрен дә кертеп, Soft skills (сыгылмалы күнекмәләрен) күрсәтү һәм күтәрү; гражданнарга тормыш дәвамында алган тәҗрибәне төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлеге бирү.

53 конкурсант — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре, мәктәп һәм көллият укытучылары һәм производствога өйрәтү мастерлары, 50 яшьтән өлкән хезмәткәрләр - үзләренең осталыкларында ун компетенция буенча иң яхшы исем өчен көрәшәчәк, алар - «Мәктәпкәчә тәрбия», «Кече сыйныфларда укыту», «Лаборатор-химик анализ», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Столярлык эше», «Отель белән идарә итү», «Хезмәтне саклау», «Күпфатирлы йортны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү», «Мода технологияләре», «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү».

Аларның эшенә 55 эксперт бәя бирәчәк. Ярышлар Уфа, Бәләбәй, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак шәһәрләрендә урнашкан тугыз колледж базасында узачак.

Чара 26 февральдә 14:00 сәгатьтә Уфа дәүләт технология һәм дизайн көллиятендә (Уфа шәһәре, Чернышевский ур., 141 йорт) башлана.

Ярыш көннәре: 27, 28 февраль, 09:00 - 18:00 сәгатьләрдә.

Ябылу тантанасы 29 февральдә 12:00 сәгатьтә Уфа тармак технологияләре көллиятендә (Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 67) башлана.

Чара операторы: «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең Татарстан Республикасындагы төбәк координация үзәге, 8 (347) 292-12-65. rkzrbwsr@mail.ru

Фото: pixabay
Читайте нас