"Русиянең туган телләре” Бөтенрусия акциясендә 8 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты.
Русиянең 76 төбәгеннән 8 меңнән артык мәктәп укучысы “Русиянең туган телләре” Бөтенрусия акциясендә катнашты. Бу уңайдан социаль челтәрләрдә #РодныеЯзыкиРоссии хештегы белән ун меңнән артык язма дөнья күрде. Бу хакта Русиянең Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
Акция кысаларында укучылар шигырь сөйләп видеога төште, алар арасында үзләре иҗат иткән шигырьләр дә бар иде. Социаль челтәрләрдә Русия халыкларының 62 телендә видеоязмалар урнаштырылды.
Күп кенә мәктәп укучылары шигырьләрен милли киемнәрдә һәм туган як пейзажы фонында укыды. Публикацияләр арасында, шулай ук, бию һәм музыкаль чыгышлар, театр тамашалары да бар. Акциядә катнашучыларның барысы да исемле сертификатлар алачак.
Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге акция ведомствоның туган телдә белем алуга гражданнарның хокукларын тәэмин итүгә, шулай ук Русиядә яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнүгә юнәлтелгән системалы эшенең бер өлеше булып тора.