Уфада студентларның Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы үтте
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы туган телне саклауга зур өлеш кертә. Монда төрле конференцияләр, фәнни-методик семинарлар, Бөтенрусия, республика дәрәҗәсендәге чаралар үткәрелә. Алар арасында инде традициягә әйләнгәннәрнең берсе — “Ана теле” Бөтенрусия студентларның педагогик осталык конкурсы.
Быел бәйге уникенче тапкыр оештырылды һәм Халыкара туган телләр көненә һәм педагог, филология фәннәре докторы, профессор Үзбәк Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланды.
Бәйрәм туган телне сөючеләргә, булачак татар теле укытучыларына, сәләтле, иҗади студентларга һәм мәртәбәле укытучыларга багышланды.
Ике көн дәвамында барган бәйге 20 февральдә БДПУның Мостай Кәрим исемендәге аудиториясендә тантаналы рәвештә ачылды. Беренче көнне һәр катнашучы мәртәбәле жюрины үзе белән таныштырды. Студентлар үзләре язган педагогик эссены укып ишеттерде һәм иҗади номер аша сәләтен күрсәтте.
Икенче көнне бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр үткәрде.
— “Ана теле” конкурсының географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. Мәсәлән, быелгы бәйгегә Уфа, Казан, Стәрлетамак, Арча, Минзәлә, Кушнаренко, Бәләбәйдән 15 студент килде. Алар Русиянең югары һәм урта махсус белем бирү уку йортларында белем ала. Соңгылары бу мәртәбәле бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Әйтергә кирәк, быелгы конкурс программасы бай һәм төрле булды. Бәйгенең беренче көнендә студентлар, укытучылар “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” IV Халыкара фәнни-методик онлайн семинарда катнашты. Монда Каюм Насыйри институты локаль челтәре аша Казан – Уфа – Астана – Эзмир шәһәрләре туры бәйләнешкә керде. Казан федераль университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге университет, Казахстан Республикасының Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты, Төркиянең Эгей университеты студентлары, укытучылары, галимнәре белән аралашу фәһемле булды.
Бәйгенең икенче көнендә конкурсантлар Халыкара туган телләр көне кысаларында үткәрелгән татарча диктант язды. Шулай ук педагогия университетының “Корос” театры спектаклен, “Страдл” эстрада-бию шоу төркеме концертын карады, — диде кафедра мөдире Илшат Насыйпов.
Бүләкләрне Башкорт дәүләт педагогия университеты тапшырды, шулай ук Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы да үз бүләкләрен әзерләгән иде.
Югары уку йортлары студентлары арасында җиңүче дип КФУ студенты Индир Макаров табылды. Ә инде урта махсус белем бирү уку йортларында белем алучылардан Арча педагогия колледжы студенты Назлыгөл Нәкыйпова Гран-прига лаек булды. Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Студентларның “Ана теле-2020” XII Бөтенрусия педагогик осталык конкурсының төп максатларының берсе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, студентлар арасында укытучының уңай образын формалаштыру. Үз теле, милләте, дип җан атучы, тел сагында торучы укытучылар һәм алардан үрнәк алырдай укучылар булганда ана теле чишмәсе саекмас!
Зөһрә ИСЛАМОВА.