Татарстан мәктәпләренең берсендә булган хәлнең видеосы яшен тизлегендә социаль челтәрләргә таралды.
Татарстанның Азнакай шәһәрендәге 7нче мәктәпнең технология укытучысы дәрескә исерек хәлдә кергән. Укучылар аны видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан. Видеоязмадан күренүенчә, педагог дәрестә аягында басып тора алмаган, парталар арасына барып төшкән.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Азнакайда технология укытучысы белән килеп чыккан хәл буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.
Укытучы, дәрескә исерек хәлдә кереп, мәгариф турындагы законны бозган. Канун таләпләрен тупас бозган, шулай ук үзен лаеклы тотмаган өчен ул эшеннән азат ителгән.
“Укытучының хокукый, әхлакый һәм этик нормаларны үтәве, профессиональ этика таләпләренә таянып эш итүе шарт. Һәр педагог укучылар өчен үрнәк булырга һәм балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга тиеш”, — дип белдерә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Белгеч әйтүенчә, әлеге хәлне видеога төшергән укучылар белән әңгәмәләр үткәрелгән.