Республика Башлыгы социаль челтәрдәге битендә әти-әниләргә шундый сорау куйган.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, балалар еш кына смартфоннарга текәлеп утыра. Шуңа бәйле ул дәрес вакытында гына булса да укучыларның игътибарын дәрескә җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров язуынча, иртән укучылар дәресләргә килгәч тә укытучыга телефоннарын тапшырырга мөмкин. Ә көн дәвамында, кирәк булса, укучы шалтырата, яки смс җибәрә ала.
Аның сүзләренә караганда, чиновниклардан телефоннарын алгач, аларның эш нәтиҗәлелеге арткан.
"Бәлки, безгә смартфоннарның балалар тормышына йогынтысын чикләргә кирәктер?", — дип сорый Радий Хәбиров социаль челтәрдә әти-әниләрдән.
Ата-аналар үз фикерләрен комментарий итеп яза һәм тавыш бирә ала.