+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 февраль 2020, 07:35

“Водка, пиво и вино, в общем — отравилися...”

Балалар бакчасында Масленица бәйрәмен шундый "күңелле" җыр белән үткәргәннәр.

Балалар бакчасында Масленица бәйрәмен шундый "күңелле" җыр белән үткәргәннәр.

Пермьнең бер балалар бакчасында Масленица бәйрәме вакытында өлкәннәр спиртлы эчемлекләр телгән алынган күңелле җырлар яңгыраткан. Бу хакта 59.ru порталы хәбәр итә.

Бәйрәмдә балалар конкурсы “Балаган лимитед” төркеме җыры астында узган. Социаль челтәрдә аның видеоязмасы шау-шу тудырган.

Текстта түбәндәге юллар бар:
“Масляна масленица, весело резвилися,
Водка, пиво и вино, в общем — отравилися.
Масляна масленица, весело резвилися,
Водка, пиво и вино, — блинами отравилися...”

Урындагы мәгариф департаменты хәбәр итүенчә, бу хәл 421нче “Гармония” балалар бакчасында булган. Хәзер мәктәпкәчә учреждениедә тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча чара өчен җаваплы кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр.
Фото: 24tm.ru
Читайте нас