+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 февраль 2020, 08:25

“Эйби”да туган телдә сөйләшмиләр

Бу илдә иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр укыйлар

Бу илдә иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр укыйлар

Чит илләрнең мәгариф системасы мине һәрвакыт кызыксындырды: ничек укулары, көненә ничә һәм нинди дәресләр керүе, мәктәп формасы һәм башка сораулар. Кытай кебек үзенчәлекле илнең мәгариф системасы белән танышу мөмкинлеге миңа бигрәк тә кызык булды.

Үзем хосусый мәктәптә эшләдем. Әлбәттә, бу мәктәпнең укыту системасы дәүләт мәктәбе системасыннан күпкә аерыла. Үземә калса “Эйби” мәктәбендә укытуым бик җиңел булды.
“Эйби”га эшкә урнашканда анда чит илдән килгән 5 укытучы бар иде: Италиядән егет, Көньяк Африкадан һәм Әрмәнстаннан килгән кызлар, калганнары – русиялеләр. Алар белән бик тиз дуслашып киттек. Чит ил укытучыларыннан тыш, бездә биш “локал тичер” бар иде. Алар – барысы да кытайлылар, кызлар.
Дәрес вакыты – 90 минут. 40 минутлы ике өлеш, 10 минут тәнәфес. Дәрестә һәрвакыт ике укытучы булуы мотлак: чит тел мөгаллиме һәм локаль укытучы. Тик локаль укытучы булышчы ролен генә башкара. “Эйби”да һәм башка хосусый мәктәпләрдә дәрестә тик инглиз телендә сөйләшергә рөхсәт ителә. Шуңа күрә балалар бирелгән теманы җиңелрәк үзләштерсен өчен дәрестә җыр, уен, презентация һәм смарт-такталар белән эшләү ысуллары каралган. Бик аңлашылмаса, локаль укытучы кытай телендә аңлатып бирә.
Офиста туган телдә сөйләшү киңәш ителми. Чыннан да, һәр кеше үз телендә сөйләшә башласа... Бу урысча, татарча, әрмәнчә, итальянча, кытайча булыр иде. Шуңа күрә аралашу өчен универсаль инглиз теле сайланды.
Дәрес беткәч, ата-аналарны сыйныфка җыеп, балаларның нәрсә өйрәнгәне һәм үзләштергәне күрсәтелә. Үтелгән тема тиз генә кабатлана. Бу башта – инглиз телендә, аннары кытай телендә аңлатыла. Шулай ук, укытучы курсы тәмамлангач, чит тел укытучысы һәр укучы белән шәхсән тест үткәрелә. Ул тест язма һәм телдән үткәрелә.
“Эйби”да укытучы белән укучы мөнәсәбәтләре дусларча. Балалар белән фотога төшәргә, уйнарга-көлергә рөхсәт ителә. Ә менә дәүләт мәктәбендә хәлләр бөтенләй башкача. Дәүләт мәктәбенә чит ил кешесен кертеп бармыйлар. Ләкин миңа андый бәхет елмайды һәм мине дәүләт мәктәбенә чакырдылар.
Андый мәктәпләр ябык режимда эшли һәм анда керер өчен сак пункты аша үтәргә кирәк. Бер сыйныфта 50-90 укучы укуы норма санала. Шуңа да мәктәп биналары бик зур. Традицион рәвештә территориядә ерактан килүче укучыларга интернатлар каралган.
Укытучының абруе бик зур. Сыйныфта, балалар күп булуына карамастан, бик тыныч һәм тәртип. Тыңламаган, начар өлгерүчән укучыларга укытучы җәза бирә. Җазаны һәр укытучы үзе уйлап таба. Мине мәктәпкә чакырган укытучы ханым, мәсәлән, балаларны дәрестән соң калдырып, идән юдыра иде.
Дәресләр иртәнге 6-7дә башлана һәм кичке 9-10га тиклем дәвам итәргә мөмкин, чөнки балалар өйгә бирелгән эшне дә мәктәптә эшләп кайта.
Дәүләт мәктәпләрендә форма кию мотлак. Һәр мәктәпнең аерым үз формасы бар. Кич кырын меңләгән укучы өйгә кайтырга чыга. Аларның күбесен ата-аналары каршы ала. Кеше күп булу сәбәпле, мәктәп биналары янында юллар ябыла, моны полиция хезмәткәрләре контрольдә тота. Шәһәр урамнарын төрле форма кигән, бераз арыган балалар басып ала.
Кытайның югары белем системасы белән, кызганычка каршы, таныша алмадым. Ләкин бер ел эчендә мәктәптә туплаган тәҗрибәм, уйлавымча, бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Денис ТАВАЕВ.
(Дәвамы бар).
Читайте нас